Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәңге яшә, Республикам Татарстан!

Чәршәмбе көнне Республикабыз үзенең туган көнен билгеләп үтте. Һәр шәһәрдә, район үзәгендә бу көн җыр-биюләр, уен-көлке, күңел ачулар белән истә калырлык булды. Тукай районында да бәйрәм онытылмаслык булып узды.

Республика көненә багышланган чара гадәттәгечә Яңа поселогының Габдулла Тукай исемендәге паркында иртәнге сәгать унда башланды. Бәйрәмгә килгән район халкын, кунакларны биредә зур буйлы курчаклар, кул эшләре буенча мастер-класслар, батутлар, электромашиналар эшләгән балалар мәйданчыклары, сәүдә нокталары каршы алды.

Тантана исә «Татарстан» җырыннан башланып китте. Аннары, бәйрәм мәйданына дәүләт флагларын: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен алып чыктылар, гимнар яңгырады. Соңыннан котлау өчен сүз район башлыгы Фаил Камаевка бирелде.

– Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмебез кунаклары! Сезне чын күңелдән туган йортыбыз, яраткан республикабызның туган көне белән чын күңелдән тәб рик итәм. Татарстан үзенең хезмәт сөючән халкы, мәдәнияте, тарихы белән истә лекле, агросәнәгате белән ил нең тоткасы, маягы булып тора. Алдагы көннәребез дә муллыкта, дуслыкта, бер дәмлектә узсын. Котлы булсын Респуб лика көне! – диде Фаил Мисбах улы.

Тәбрикләү сүзләре белән шулай ук ТРсы Дәүләт Советы депутаты, ТРсы Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Николай Нефедов та чыгыш ясады:

– Кадерле дуслар! Бүген без мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәбез. Утыз ел элек, туксанынчы еллар башында республикабызның суверенитеты игълан ителде. Бүгенге көндә башкарылган эшләргә, тормышыбызга карап, ул елларда кабул ителгән карарның дөрес булганын аңладык. Татарстаны Россиядән читтә булган җирләрдә дә, илләрдә дә беләләр. Бүгенге көндә республикабызда 170тән артык милләт вәкиле бер-берсе белән аңлашып, дуслыкта яши. Киләчәктә дә безгә шундый бердәм, тату булып исәнлектәсаулыкта гомер итәргә язсын, – диде ул.

Әлбәттә, чыгышлары вакытында җитәкчеләр әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы ил, республика улларын, батыр ир-егетләрне искә алдылар. Илебез чикләрен сак лап, тынычлык өчен көрәштә һәлак булган хәрбиләргә дә хөрмәт күрсәттеләр. Фаил Камаев, Николай Нефедов Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев белән, һәлак булган батырларның: сержант Руслан Закиров, рядовой Руслан Асламов, Илдар Әгъләмовның якыннарына РФсе Президенты Указы белән хәрби хезмәтне үтәү вакытында күрсәткән кыюлыклары өчен Батырлык орденнарын тапшырдылар. Аннары, һәммә халык аларны бер минут тынлык белән искә алды.

Район тормышында актив катнашкан, аның һәм Татарстан Республикасы үсешен тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш керткән, белем бирү, социаль хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь комплексы һәм башка тармакларда эшләүчеләрне, җитәкчеләрне зурладылар. Ш ул а й у к бәйрәмдә районда ел саен үз территорияләрен төзекләндерү буенча авыл җирлекләре, оешма - предприятиеләр, учрежденияләр арасында узучы бәйгенең нәтиҗәләре ясалды. Җиңүчеләрне, шул исәптән шәхси хуҗалыкларын матур бакчага әверелдергән район кешеләрен: Мәләкәс авылы җирлегеннән Вера һәм Юрий Ворсиннарны, Иске Дөреш авылы җирлегеннән Оркыя Мөхәммәдярованы, Кече Шилнә авылы җирлегеннән Юлия Цветкованы да бүләкләделәр. Шулай ук белем көне алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында мобилизацияләнгән райондашларыбызның балаларына сертификатлар тапшырдылар.

Тантана өлешеннән соң халыкка мәдәният хезмәткәрләре оештырган, Тукай районының сәләтле җырчылары, бию коллективлары катнашындагы концерт тәкъдим иттеләр. Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль табып, җырлап-биеп, бер-берсе белән аралашып, рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев