Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәстә Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр

Петр һәм Павел көне, яки Петр көне, югары апостоллар Петр һәм Павелга багышлана. Бу көн җәйнең уртасы чорына туры килгәнлектән, табигатьтә шактый үзгәрешләр сизелә, алар халык авыз иҗатында да чагылыш таба. «Питрау үтте – җәй бетте», «Питраудан соң кошлар сайравыннан туктый», – дигән сынамышлар һәркемгә таныш. Мунча себеркесе җыюны бу көнне төгәлләргә тырышалар, шул вакытта гына ул шифалы, коелмый торган була икән.

Тукай районының Мәләкәс авылында, традиция буенча, Питрау көнендә күңелле бәйрәм оештырыла. Быел да шулай булды. Авыл янындагы стадионда, гадәттәгечә, Питрау уңаеннан матур чара оештырылды.

Бәйрәм программасы бик бай иде. Теләге булганнар төрле ярышларда көчләрен сынап карый алды. Мәсәлән, агач төбендә басып торган килеш капчык белән сугышу, аркылы пычкы белән бүрәнә кисү һәм башкалар. Бәйрәмне фольклор һәм бию коллективларының дәртле чыгышлары бизәде. Җыелганнар рәхәтләнеп түгәрәк биюдә әйләнделәр, баянга такмаклар җырладылар.

Оештыручылар ретростильдә фотозона әзерләгәннәр: картина рамы ролен үтәгән агач тәрәзә йөзлекләре матур итеп кыр чәчәкләре, чигүле тастымаллар белән бизәлгән, алар бу бәйрәмгә үтә бер җылылык биреп тордылар. Теләге булган һәркем килеп, истәлеккә фотога төште.

Болында хатын-кызлар, яшьлекләрен искә төшереп, кыр чәчәкләреннән матур чәчәк бәйләмнәре җыйды.

Җылы бәйрәм авылдашларга очрашырга, рәхәтләнеп аралашырга, вакытны күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирде, яшь буын мәләкәслеләрне исә атабабаларының гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев