Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәп укучылары йортсыз хайваннарга ярдәм итте

Яңа поселогы мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Бөтенроссия акциясенә кушылып, йортсыз хайваннар өчен азык җыйдылар.

Яңа поселогы мәктәбендә оешкан «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәсе укучылары зур һәм мөһим чара оештырды. Алар сукбай хайваннарга ярдәм итү максатыннан оештырылган «Носики Первых» («Беренчеләр борыннары») Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Чара барышында балалар хайваннар өчен махсус азык җыеп, аны җирле волонтер-зооактивист Татьянага тапшырдылар. Укучылар питомниктагы этләр һәм мәчеләрне карап кайттылар. Шул ук вакытта волонтер балаларга хайваннарны дөрес тәрбияләү, аларга карата җаваплылык һәм шәфкатьлелек күрсәтү турында сөйләде.

Әлеге изге эш «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләре арасында узган Татарстан Республикасы Рәисе Гранты конкурсы җиңүчесе — «Беренчеләрнең изге эшләр көндәлеге: Һәркемгә кайгыртучанлык» проекты кысаларында тормышка ашырылды. Бу чара балаларда кече яшьтән үк табигатькә һәм хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев