Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышны озаттык, май чаптык

Узган якшәмбедә Круглое Поле бистәсендә Май чабу район бәйрәме булып узды. Мондый масштабта ул районыбызда беренче тапкыр оештырылды.

Чара Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы башлануга багышланды. Әлеге халык бәйрәмендә район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасарлары Рөстәм Закиров, Илфак Бариев, Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Совет аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина һәм башка администрация вәкилләре катнашты. Тукайлылар һәм район кунаклары да бәйрәмгә бик теләп килде.

Тукай районының 23 авыл җирлеге бәйрәмгә ярминкәләр белән чыккан иде. «Сәүдәгәрләр» ярминкә мәйданына килүчеләрне матур милли киемнәрдән, бизәкле шәльяулыклардан, җырлап, баянда уйнап, дәртле көйләр белән каршы алды. Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк иде: агач эшләнмәләре, бәйләнгән башмаклар, оекбашлар, бияләйләр, чәйнек каплый торган курчаклар, чәч каптырмалары, йомшак уенчыклар һәм район осталары ясаган башка декоратив-гамәли сәнгать әйберләре. Шулай ук ярминкәдә шәхси хуҗалыклардан азык-төлек тә тәкъдим ителде: казлар һәм үрдәк түшкәләре, яшелчәләр, тавык йомыркалары, консервланган ризыклар. Сыйланыр өчен бик күп тәм-томнар әзерләнгән иде: баллы әтәчләр, төрле бәлешләр, күмәчләр, өчпочмаклар һәм, әлбәттә, Май чабу бәйрәменең төп атрибуты – коймаклар һәм төрледән-төрле өй кайнатмалары. Биредә тәмле исләр чыгарып, кызартып коймак та пешерделәр, утын мичендә пылау әзерләделәр һәм самавырга күмер салып, чәй кайнаттылар. Һәр авыл җирлегенең диярлек ярминкә өстәленә куелган бизәкле савыт-саба һәм бауга тезелгән келиндерләр бәйрәм атмосферасына үзенчәлекле рух өстәде.

Чарада мастер-класслар, әйлән-бәйлән, уен түгәрәкләре оештырылды. Спорт яратучылар аркан тартышуда, капчык киеп йөгерүдә, себерке өстенә атланып чабу кебек шаян уеннарда көч сынаштылар.

Бәйрәмне Шилнәбаш мәдәният йортыннан «Нивушка» һәм Круглое Поле поселогыннан «Родные напевы» фольклор коллективлары, шулай ук район җырчылары Марина Орлова, Мария Маратаева, Евгений Анискин, Полина Понасенкова бизәде. Рус халык бәйрәменә шулай ук Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараеннан «Вольница» фольклор коллективы чакырылды. Артистларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.

Бу көнне Круглое Поле поселогына килгән һәр кунак район бәйрәменнән матур тәэсирләр һәм яхшы кәеф алып китте.

Гүзәл Мәрдәнова

/ Фотолар район мәдәният һәм ял үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев