Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күршесенең тәвәккәллеге йортны янгыннан саклап калган

30 март көнне 18.50 минутта янгын сүндерү хезмәтенең диспетчер пультына "Отделочник" бакчачылык ширкәтендә ике йорт януы турында ашыгыч хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ике йорт та тулысынча ялкын белән камап алынган була. Бәхеткә каршы янгында зыян күрүче юк. 4 апрель көнне район җирлегендә тагын бер янгын очрагы теркәлде. Суровка...

30 март көнне 18.50 минутта янгын сүндерү хезмәтенең диспетчер пультына "Отделочник" бакчачылык ширкәтендә ике йорт януы турында ашыгыч хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ике йорт та тулысынча ялкын белән камап алынган була. Бәхеткә каршы янгында зыян күрүче юк. 4 апрель көнне район җирлегендә тагын бер янгын очрагы теркәлде. Суровка поселогындагы 100 нче йортның ишегалдында 1нче фатирда яшәүченең "Фольксваген" микроавтобусы яна дигән хәбәр алыну белән янгын сүндерү командасы юлга чыга. Минутлар хәл иткән вакытта, ике фатирлы йортка ут кабудан күршеләре коткарып кала. Тиз арада үзенең "ГАЗель"ен кабызып, яна башлаган машинаны торс белән эләктерә һәм күз ачып йомганчы урамга чыгарып өлгерә. Машина янып бетә, ә менә йортка зыян килми, дип хәбәр итте район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Альберт Төхфәтуллин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын

2
X