Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күперледә һәм Бордыбашта кибетләр барлыкка киләчәк

Тукай районы кулланучылар җәмгыяте эшендәге бу һәм башка яңалыклар турында безнең басмага аның рәисе Елена Дунаева сөйләде.

– Кулланучылар кооперативы эшчәнлегендә иң мөһиме – авыл халкының төп кирәкле товарларга ихтыяҗын канәгатьләндерү, авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сатып алу һәм сату. Тукай райпосы стационар сәүдә урыннары булмаган ерак авылларда яшәүчеләрне товарлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирергә тырыша. Бу максатлар өчен торак пунктларга автокибет чыга. Азык-төлек һәм хуҗалык товарларыннан тыш, кооператорлар гаризалар буенча да эшлиләр. Агымдагы елда 15 торак пунктта күчмә сәүдә алып барыла, 2 млн 900 мең сумлык товар сатылды.

Сәүдә әйләнешенең зур өлеше җәмәгать туклануы тармагына туры килә. Узган ел ул 4 млн 180 мең сум тәшкил иткән. Үз продукциясенең өлеше – 65 процент.

Райпо хезмәткәрләре, һичшиксез, районда һәм Чаллының «Төзүче» стадионында оештырыла торган барлык ярминкәләрдә катнашалар. Күчмә сәүдәдән 850 мең сум акча кергән.

Предприятиенең ваклап сату буенча товар әйләнеше бер елда 12 млн 500 мең сум тәшкил итте. Ул нигездә азык-төлек товарлары хисабына формалаша, аларның өлешенә әйләнешнең 90 проценты туры килә.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен Татарстан Кулланучылар берлеге быел да кишер, чөгендер, суган һәм кәбестә орлыклары бирде.

Август аеннан халык, район мәктәпләреннән арткан яшелчәләрне җыя башлыйбыз.

Безнең перспективада – 2025 елда Күперле авылында, ә 2026 елда Бордыбаш авылында яңа кибет ачу.

Әлбәттә, без югалтусыз эшләргә, әйләнеш чыгымнарын киметергә, финанс хәлебезне ныгытырга, үз әйләнештәге акчаларыбызны арттырырга, район халкын барлык кирәкле товарлар белән тәэмин итәргә, авыл халкының социаль иминлегенә үз өлешебезне кертергә тиешбез», – дип хәбәр итте Елена Васильевна.

Елена Дунаева Рөстәм Закировка Тукай рецептлары да кергән Татарстан районнарының җәмәгать туклануы осталары саклаган милли ашлар китабын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев