Яңалыклар

Кунак булган һәм... акча урлаган

Райондашлар банк карталарыннан акча урлатуларын дәвам итәләр. Белдерүләр сайтына сату турында игълан биргән бер хатын кыз һәм бер ир-ат мошенникларга карта реквизитларын әйтеп, булган акчаларыннан да колак какканнар. 

Дусларга да ышаныч юк. Калмашта бер хатын-кыз башта дустында кунак булган, аннары сумкасыннан акчасын урлап чыгып киткән. «Дизелист» бакчачылык ширкәтендәге бер йорттан акча гына түгел, сумкасы ук югалган. 
«Түбән Кама» милли паркында Яр Чаллыда яшәүче ир-аттан наркотик матдәләр алынган. Шулай ук шундый матдәләрне сату белән шөгыльләнгән ике кеше тоткарланган.


Нет комментариев