Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулларыннан «гөлләр тама»

Иске Дөреш мәдәният йортында оста хуҗабикәләр йори торган “Тәмле тамак” түгәрәге дә, “Оста куллар” түгәрәге дә эшләп килә. hәм бу түгәрәкләргә йөрүчеләргә карап мин сокланып та, сөенеп тә куям. Татар хатын-кызлары уңган да, булган да инде.

Бүгенге язмамның геройлары исә, чигү, бәйләү осталары. Алар Иске Дөреш авылында гомер кичерүче Фәридә апа Сагидуллина hәм аның кызы- Гөлнара. Дөрес, Гөлнара бүгенге көндә Чаллы каласында яши. Алар крючок (ыргак) белән паласлар, урындык япмалары, ковриклар бәйлиләр, бисердан картиналар чигәләр, сабыннан вазага утыртып чәчәкләр ясыйлар. Әниле-кызлы, бу күп сабырлык, түземлек, тырышлык таләп итә торган нечкә эшне шул кадәр яратып, тәфсилләп башкаралар. Чәчәк ясау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен сөйли башлаган иде Гөлнара, минем тыңлап торырга да сабырлыгым җитмәде, аның мәшәкате икән, җәмәгать. Бу гөлләмәләрне тутырып утырган гөлләргә карап соклануы гына бик җиңел, бик рәхәт. Ә аның ул букетлары белән бер өстәл тулган. Ә үзләре күз явын алырлык матур да, бер-берсен кабатламаган төрледән-төрле дә. Аларга бәя бирү өчен якыннан күреп карарга кирәк. Чәчәкләрне, әйткәнемчә, Гөлнара ясый. Минем бу эшкә сабырлыгым җитми, ди Гөлнараның әнисе- Фәридә апа.

Ә Фәридә апа үзе бисердан картиналар чигә. Аай, матур, искиткеч гузәллекне картинага төшерә безнең активисткабыз. Табигать күренешләре дә, вазада чәчәкләр дә, кошлар да, мәчет рәсемнәре дә бар аның иҗатында.

Активистка, дидем, чыннан да, күз тимәсен безнен Фәридә апага. Ул авылыбызның ветераннар советы председателе , депутат, почтада да тынгысыз хезмәт куя. Район күләмендә уза торган бер ярыштан да калмый ул. Иң оста итеп, яратып башкарган ярыш төре-теннис уены.

Клубыбызда үтә торган чараларда да Фәридә апа бик актив. Җитез, җиңел гәүдәсе белән бөтерелеп биеп тә җибәрә, кыстаганны көтеп тормыйча җырлап та ала ул.

Менә шундый уңганбулган, матурлыкны күрә белүче, халыкка таратучы тынгысыз кешеләр яши безнең авылыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев