Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күкләр аяз, илләр имин булсын

Әфган иле халкының үзара аңлашуын тәэмин итү максатыннан Совет гаскәрләренең бу тау-ташлар иленнән оешкан төстә чыгып бетүенә 34 ел вакыт узды.

9 ел да 51 көнгә сузылган, 15 меңгә якын Совет солдатының гомерен өзгән бу сугыш СССР, Россия һәм Әфганстан илләре тарихында тирән эз калдырды.

Ләкин әфган сугышының утын-суын кичкән ветераннар өчен бу еллар – яшьнәп үткән яшьлекнең якты хәтирәләре булып тирән уелган. Үлем белән күзгә-күз очрашкан ул елларның без еш искә алабыз: соңгы телем сохарины, соңгы йотым суны бүлешкән хезмәттәшләр –сугышчан дуслар юксындыра, тау-ташлар арасында һәлак булган полкташлар төшкә керә, сугышта безгә әтиләрдәй кайгыртучанлык күрсәткән командирлар каршында баш иясе килә.

Шушы хәтирәләр безне яшьлегебезгә алып кайта, хәтер безне берләштерә, тормышта көч, яшәргә дәрт бирә.

Хөрмәтле ветераннар, Совет солдаты исеменә тап төшермичә, хәрби антка тугры калып Әфган сугышын узган интернационалистлар , сугыш кырларында  газиз улларын югалткан әти-әниләр! Әфганнар көне уңаеннан һәммәгезгә саулык-сәламәтлек телим! Күкләр аяз, илләр имин, тормышыгыз рәхәт булсын!

Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы рәисе Айбулат Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев