Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә каршы бергә!

18 июнь көнне Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда һәм Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Коррупциягә каршы бергә!» исемле чара узды.

Очрашу Тукай районы башлыгының коррупциягә каршы эш буенча ярдәмчесе Айрат Ибраһимов, район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ландыш Сафина тарафыннан уздырылды. Чара балаларның коррупциягә карата белемнәрен үстерүгә, тирәнәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Сөйләшү барышында Айрат Ибраһимов коррупциянең безнең илдә нинди җитди мәсьәлә булуы, законны бозган очракта нинди җаваплылыкка тартыласы, җәза алачагы турында әйтеп үтте. Шулай ук ул ничек итеп коррупция очракларыннан сакланырга, закон ярдәмендә үзеңне сакларга кирәклеге турында да мәгълүмат бирде.

Очрашу ахырында исә чарада катнашкан балаларга коррупциягә каршы көрәшкә багышланган агитацион материаллар, буклетлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев