Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус: куркырга кирәкме?

Кытайда моңарчы билгеле булмаган коронавирус чыгуы турындагы яңалык бөтен дөньяда шау-шу тудырды. Мәгълүмат чаралары аны йоктыручылар һәм авырып үлүчеләр турында көн дә яңа саннар җиткереп килә, кайбер шәһәрләрдә медицина битлекләренә бәяләр кинәт кенә берничә мәртәбәгә кыйммәтләнде. Бу хакта тукайлыларның фикере нинди соң? Коронавирустан берәр ничек сакланалармы?

Римма, 57 яшь:
– Коронавирус турындагы хәбәрләр куркыта инде, билгеле. Үлүчеләр күп диләр. Яңалыкларны телевизордан күреп беләбез. Телефоннан хәбәрләр килеп тора. һәркем туганнарын, дусларын кисәтеп куярга тырыша. Без дә якыннарыбыз – өлкән яшьтәге туганнарыбыз, балаларыбыз өчен куркабыз. Сирәгрәк очрашабыз, кунакка йөрешүләрне туктаттык. Кирәге чыкмагае дип битлекләр сатып алып куйдым. Грипптан дәвалый торган препаратлар короновирустан да ярдәм итә дип ишеттем, шуңа күрә грипптан эчә торган дарулар да алып куйдым.

 

Айсылу, 18 яшь:
– Коронавирус турында Интернеттан белдем. Авырый башлармын дип курыкмыйм, чөнки профилактика чараларын үтим, кеше күп җыелган урыннарга йөрмим. Медицина битлеге бик ышанычлы түгел, аны вирус йөртүче кешегә кидерткәндә генә файдасы булачак, дигән хәбәрләр укыдым. Җитмәсә, 30-40 минут саен алмаштырып торырга кирәк икән, юкса, ул дымлангач саклау функциясен бөтенләй югалта ди. Мин профилактика өчен кулларымны ешрак юарга тырышам, антисептик кулланам. Бу ысуллар вируслы инфекция йоктырмауның иң нәтиҗәлесе дип беләм. Кулларны чиста итеп йөрткәндә инфекция эләктерү куркынычы бермә-бер кими. 

 

Миләүшә, 41 яшь:
– Телевизор карарга вакытым юк, коронавирус турында Интернеттан белдем. Мәгълүматны махсус эзләп, тикшереп тормыйм, күземә чалынса укыйм инде. Әле менә бүген авыручылар саны кими башлаган дип укыдым. Чәбәләнмим, битлек алам дип аптекага йөгермәдем. Безнең республиканың бер шәһәрендә вирус табылган дигән имеш-мимешләр йөри анысы, тик мин, оптимист буларак, безне бернинди коронавирус та юкка чыгара алмас дип уйлыйм. Менә минем кайнанам, өлкән яшьтәге кеше, борчылыбрак тора. Әледән-әле бөтен танышларына шалтыратып, хәлләрен белеп чыга. Ә минем мөһимрәк эшләрем бар, короновирус проблемасына бик әһәмият бирмим.

 

Альберт, 31 яшь:
– Мин бу ситуацияне матбугат чаралары кабартып бирә дип саныйм. Әйе, бу вирус яңа һәм фәндә билгеле түгел. Шуңа да курку бар, чөнки нәтиҗәнең ничек буласы билгеле түгел. Кытай җитәкчелеге оешканлыгын күрсәтә. Вируслылар өчен ун көн эчендә больница төзеп куюлары гына да хәлнең контрольдә икәнен күрсәтә. Ләкин җиңел суларга ярамый. Ситуация санаулы көннәр эчендә тагын да куркынычракка әйләнергә мөмкин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X