Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус хәрби хезмәткә киртә түгел

Коронавируска бәйле вәзгыять хәрби чакырылыш срокларын кичектермәде. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Указ нигезендә, 1 апрельдән язгы чакырылыш старт алды. Чакырылыш кампаниясе, коронавирус таралуга юл куймау максатыннан, барлык кисәтү чараларын исәпкә алып уза.

«Быелгы язда Тукай районыннан 35 егет хәрби хезмәткә алына», – ди Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе, подполковник Дамир Вәлиев. Беренче озату 18 май көнне узды, икенчесе 2 июньгә планлаштырылган. 
– Хәрби хезмәткә алынучы егетләрнең сәламәтлеге безнең өчен зур әһәмияткә ия. Быелгы чакырылышның яңа коронавирус (COVID-19) шартларында узуына бәйле рәвештә, саклык чараларына игътибар югары дәрәҗәдә, – ди хәрби комиссар.
Бүген хәрби комиссариат гадәттәге режимда эшли. Әмма егетләр махсус график буенча чакырыла. Бу бинада берьюлы күп кеше тупланмасын, зур чиратлар булмасын өчен шулай эшләнә. Бинага аяк басуга, махсус җайланма белән егетләрнең тән температурасы үлчәнә. Урында ук битлек, перчатка, бахилалар бирелә. Шушында ук кулларны дезинфекцияләү чарасы урнаштырылган. Егетләр арасында социаль дистанция саклана. 
Җыелу пунктына җибәрер алдыннан яшьләр коронавируска тест тапшыра. Ул Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар дәваханәсендә үткәрелә. Аның нәтиҗәсе бер тәүлек эчендә билгеле була. Нәтиҗә тискәре булган очракта хәрби хезмәткә алынырга тиешле егетләр комиссиягә кертелә. Җыелу пунктына килгәч, егетләр икенче кат анализ тапшыра – берьюлы ике тест бирә. Берсе бер сәгатьтән әзерләнә, икенчесенең нәтиҗәсе алты сәгать узгач билгеле була. Төрле вакытта килгән егетләр төркеме бер-берсеннән аерым урнаштырыла.
Булачак солдатлар хәрби частьларга илтү юлында да күзәтү астында була. Поездда барган вакытта алар башкалар белән аралашмый. Ә хезмәт итү урынына килгәч, егетләр 14 көн карантинда тора. Бу вакытта алар аерым казармаларга урнаштырыла, туклану һәм укыту калган солдатлардан аерым оештырыла. Яңа килгән хәрбиләрнең сәламәтлек торышы даими контрольдә тотыла.
Армиягә озатуның икенче дулкынына Иске Дөреш авылы егете Әлфис Хафизов та эләгә. 21 яшьлек егет 24 июньдә Кама дәүләт автомеханика техникумында диплом яклый. 
Егет хәрби хезмәткә Оборона министрлыгының Баш идарәсенә яки һава-космик гаскәрләренә эләгер дип көтелә. «Бүленеш вакытында егетләрнең физик әзерлеге, белеме, рухи һәм психологик халәте исәпкә алына», – ди хәрби комиссар. Әлфис Хафизов хәрби комиссариат аша машина йөртү курсларында укыган, «D» категориясен үзләштергән. Бу аңа хезмәт иткән вакытта хәрби шофер булу мөмкинлеге бирәчәк. Әйтергә кирәк, хәрби комиссариат аша ел дәвамында 40ка якын егет машина йөртергә өйрәнү курслары үтә.
– Армиягә үз теләгем белән китәм. Рухи яктан да, физик яктан да үземне әзер дип саныйм. Әтием Нияз белән әнием Гөлназ да моны хуплый. Минем яктан да, алар ягыннан да бернинди курку юк. Әйе, коронавирус булу сәбәпле, дөньялар бик тыныч түгел. Әмма без һәр сынауга яраклаша, аны җиңә белергә тиеш. Тормыш тукталмый, дәвам итә. Иң мөһиме – сакланырга кирәк. Озату кичәсендә дә кеше саны чикләнгән булачак – иң якыннарны гына чакырырга ниятлибез, – ди Әлфис Хафизов. 
Ә хәрби хезмәтен тәмамлагач, егет укуын югары уку йортында дәвам итәргә ниятли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев