Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолец поселогында гаилә уены узды

Августның иң беренче көне Комсомолец поселогында бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булды. Бу көнне биредә «Батырлар урамы» дип исемләнгән гаилә уеннары үтте. Чара башында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм кайнар нокталарда булган батырлар, райондагы төрле торак пунктларында алар хөрмәтенә исемләнгән урамнар турында күп сөйләнде. Әлбәттә, үзебезнең поселогыбыз батырлары, ветераннары турында...

Августның иң беренче көне Комсомолец поселогында бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булды. Бу көнне биредә «Батырлар урамы» дип исемләнгән гаилә уеннары үтте. Чара башында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм кайнар нокталарда булган батырлар, райондагы төрле торак пунктларында алар хөрмәтенә исемләнгән урамнар турында күп сөйләнде. Әлбәттә, үзебезнең поселогыбыз батырлары, ветераннары турында да онытмадык.

Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Сергей Тимашев, Бөек Ватан сугышы ветераны М. Кайнов, тыл ветераннары А. Беспалова, Г. Сәмигуллина турында бу көнне сүз күп булды. Аннары патриотик темага багышланган гаилә уены да башланып китте. Ул квест формасында (хәзерге вакытта уеннарның киң таралган юнәлеше), ягъни билгеле бер тәртип буенча, биремнәр һәм табышмаклар чишеп, куелган уен максатына ирешү юлы белән барды. Уенда катнашкан өч команда да алларына куелган бурычны менә дигән итеп үтәде. Аларның һәркайсының үз юл маршруты булды. Һәр команда уенчылары яшерен тел белән язылган серле шифровкаларны чиште, пазллар җыйды, уенны дәвам итү өчен күпсанлы сынаулар аша узды. Кызыклы һәм бик киеренке үткән бу уеннарда, гадәттәгечә, дуслык, бердәмлек җиңде.

Әлеге чарада катнашкан 33 уенчыны да Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова җиңүләре белән котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итте Комсомолец поселогының мәдәният йорты директоры Анна Шәрифҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев