Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә Тройсынны храмда билгеләп үттеләр

27 майда, Олы көннән соң сигезенче атнада, Православие динендә Изге Тройсын бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм христианнарда елның иң төп йолаларыннан берсе санала.

Кнәз авылы храмында да бу көнне бәйрәм йоласы уздырылды. Чиркәүдә Тройсын үткәрүнең үз үзенчәлекләре бар: храмның идәннәренә үлән, каен ботаклары җәелә, вазаларда чәчәкләр тора. Тройсын тантанасын чиркәү хорының өч җырчысы белән Александр атакай алып барды.
Православие динен тотучылар храмга күп җыелган иде. Күпләр гаиләләре белән килгәннәр. Барысының да кәефе күтәренке, йөзләре шат иде. Литургиядән соң Александр атакай храмга килүчеләрне барысын да бәйрәм белән котлады.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Кнәз Тройсын бәйрәме