Яңалыклар

Китапханәләр җирле тарихны туплаячак

- Китапханәләр челтәре эшендә быел җитди үзгәрешләр булачак, - дип белдерде атналык киңәшмәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова. «Китап укучылар саны елдан-елдан кимү шартларында, үзгәрешләрсез булмый. Киләчәкне уйлап эш итәргә кирәк, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев. - Чит ил лидерларының бүген нишләгәнен барыбыз да белә, ә җирле тарихны...

- Китапханәләр челтәре эшендә быел җитди үзгәрешләр булачак, - дип белдерде атналык киңәшмәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова. «Китап укучылар саны елдан-елдан кимү шартларында, үзгәрешләрсез булмый. Киләчәкне уйлап эш итәргә кирәк, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев. - Чит ил лидерларының бүген нишләгәнен барыбыз да белә, ә җирле тарихны белүче юк. Китапханәләр бу юнәлештә дә эшләсеннәр». Китапханә, авыл клублары җәмәгать үзәкләре функцияләрен үтәргә тиеш. Биредә эшне кешеләр күбрәк йөрерлек итеп оештырырга кирәк.

Нет комментариев