Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе җәйдә Төркиядә ял итү бәяләре артачак

Төркия кунакханәләренә Россия һәм Европа туристлары ихтыяҗы зур.

2019 елгы җәй айларында Төркиядә ял итү бәяләре 15-20 процентка артачак. Бу хәл Россия һәм Европа туристлары ихтыяҗы зур булу белән аңлатыла.  "Интерфакс"агентлыгы Coral Travel компаниясе коммерция директоры Эрджюмент Юналанга сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

“Без киләсе елга бәяләрнең 15-20 процентка артуын көтәбез. 2015 елгы кризиска кадәр бәяләр хәзергедән артыграк иде. Бәяләр, 2018 елда кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, 15-30 процентка арткан булса да”, - дигән ул.

Эксперт сүзләренчә, быел Төркия кунакханәләрендә Россия һәм Европа илләреннән туристлар күп булганга йөкләмә арткан. “Шунлыктан кунакханәләр финанс ягыннан да нәтиҗәләрнең яхшырак булуын тели”, - дигән Юналан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев