Киләсе көннәрдә республикада җылы һәм яңгырсыз һава торышы булачак
Кояш нурлары җирне ныграк җылыта башлады, ә һавада яз исе аңкый. Бу атна безгә чын яз бүләк итәчәк, әмма ул үзенең үзгәрүчән холкы белән дә сынап карарга мөмкин. Алдагы көннәрдә безне нинди һава торышы көтә — тулырак күзәтүдә.
Җир өстендәге һава басымы бездә тыныч, коры һәм бик җылы һава торышын саклый. Соңгы көннәрдә республикада һава температурасы кайбер урыннарда +13..+17˚ кадәр җылыта, тәүлеккә уртача температура нормадан 6–9 градуска югарырак.
Киләсе ике тәүлектә, 31 март һәм 1 апрель көннәрендә һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак. Һаман да бик җылы һәм коры һава сакланачак. Бу чорда төнге һава температурасы +4тән -1˚гә кадәр булыр, көндезге максималь температура +8..+16˚ тәшкил итәчәк.
2 апрельдән һава торышы үзгәрә башлаячак. Беренче язгы яңгырлар көтелә. Бу — табигать өчен бик кирәк: яңгыр карны тизрәк эретә һәм җирне уята. Төнлә яңгыр яву ихтималы аз. Ә менә иртән һәм көндез көньяк циклон тәэсирендә яңгыр явачак. Ләкин бу яңгырлар һава температурасына йогынты ясамаячак, ул югары булып калачак – төнлә 0..+5˚, көндез +9..+14˚ ка кадәр җылытачак.
Татарстан Республикасының Гидрометеоүзәге фаразы буенча җомга һәм ял көннәрендә дә бераз яңгыр явуы көтелә. Шуңа карамастан, температура фоны зур үзгәрешләр кичермәячәк – төнлә 0..+5˚ булса, көндез күбесенчә +9..+14˚тирәсе сакланачак.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев