Киләчәкнең беренче тавышлары!
Яңалыклар

Киләчәкнең беренче тавышлары!

Бүген сайлау участокларында үзенчәлекле атмосфера — беренче сайлау атмосферасы хөкем сөрә.

2655 нче участокта беренче тапкыр Самир Марат улы Фәйзрахманов үзенең сайлау хокукыннан файдаланды. Үзенең 18 яшендә ул бу мөһим адымга максималь җаваплылык белән килде.

Ә 2827 нче участокта үз гомерендә беренче бюллетенен урнага Артем Александрович Захаров салды.

Без яшьләребез белән горурланабыз һәм аларның тавышы — киләчәк тавышы дип ышанабыз!


Нет комментариев