Реклама
Яңалыклар
Хәтер көне белән!
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне.
Каһәрле сугыш меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Вакыт тузаннары бәрелешләрдә катнашучыларның якты истәлеген юкка чыгара алмас. Хәрби антларына тугры калып гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләрдә мәңге сакланыр.
Хөрмәтле полкташларым! Үзегезгә һәм якыннарыгызга сабырлык, иминлек, тыныч көннәр телим. Тормышыгыз һәрчак матур булсын, сау-сәламәт яшәгез!
Район Әфган сугышы ветераннарының координацион советы рәисе Рафаэль Хәмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев