Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

Сезне Яңа 2019 ел белән ихлас күңелдән котлыйм. 

Яңа ел алдыннан узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясау, алдагы унике айга планнар билгеләү матур гадәткә әйләнде. Ә узган ел йомгаклары хакында зур канәгатьлек белән әйтә алам: бер ел элек билгеләгән бурычларның барысын да тулысынча үтәдек. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге күрсәткечләрне яхшыртуга ирештек. Бөртеклеләрдән уңыш алуда районыбыз республикада лидерлар рәтендә. Терлекчелекне үстерү буенча да дөрес юнәлеш алдык. Районның социаль-икътисадый үсешендә ныклы таяныч булган шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары бүген шулай ук актив үсештә. Әлбәттә, барысы да җиңел генә бирелми. Ләкин бергәләп барлык сынауларны лаеклы җиңеп, алга барабыз. Туган җиргә булган тугрылык, максатчанлык һәм үз эшебезне яратып, белеп эшләвебез – моңа төп этәргеч. Әлеге асыл сыйфатлар яңа елда да планнарыбызны тормышка ашыруда төп ярдәмче булсын. 
2019 елда безне район халкының яшәешен яхшыртуга итүгә юнәлтелгән мөһим проектлар көтә. Безнең кыйбла анык, бурычлар билгеле, чөнки тукайлылар тормышка, хезмәткә, туган җиргә булган мөнәсәбәтләре белән аерылып тора. Аларның һәркайсы үзалдына югары максат куеп, аны намус белән үтәргә өйрәнгән. 
Ихлас күңелдән барлык райондашларга сәламәтлек, гаиләләренә бәхет. 

Район башлыгы, Совет рәисе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев