Реклама
Яңалыклар
Хөрмәтле Әфган сугышы ветераннары, солдат әти-әниләре!
Хөрмәтле Әфган сугышы ветераннары, солдат әти-әниләре!
Сезне Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның 32 еллыгы белән котлыйм! Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар! Сез Әфганстандагы локаль бәрелешләрдә үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәп, хәрби антыгызга тугры калып, яшь буынга батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торасыз.
Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәм. Газизләрегезнең якты хатирәсе безнең күңелләрдә мәңгелек. Батыр уллар үстергәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм, һәркайсыгызга сабырлык, иминлек, тыныч көннәр телим.
Район башлыгы Фаил Камаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев