Яңалыклар

Хәрби-патриотик фестиваль үтә

29 майда, шимбә көнне, Иске Абдул авылында «Без сугышка киткән идек, без сугыштан кайтмаган...» дип исемләнгән хәрби-патриотик җырлар фестивале үтә. 

Чарада катнашучылар ул көнне «Гиндукуш» хәрби-патриотик музеенда экскурсиядә булачак, сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салыначак, «Туган як маршрутлары буенча» дип аталган эзләнү эшләре бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Аннары фестивальгә килүчеләр хәрби-патриотик җырлар тыңлый алачак. 


Нет комментариев