Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкемгә тартылу-тартылмавың турындагы белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин

РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең электрон имзасы куелган белешмә гариза тапшырганнан соң 30 календарь көн дәвамында әзер булачак.

Хөкемгә тартылу-тартылмавың турындагы белешмәне хәзер ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларга, электрон белешмә алу өчен, порталда гаризаның электрон формасын тутырырга һәм РФ гражданины паспортының сканерланган сурәтен җибәрергә кирәк. Барлык мәгълүматларны тикшергәннән соң, РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең электрон цифрлы имзасы куелган документ 30 календарь көн дәвамында гариза бирүченең шәхси кабинетына киләчәк», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Электрон белешмә кәгазь варианты белән бертигез дәрәҗәдә кулланыла ала.

Хөкемгә тартылу-тартылмау турындагы белешмәнең кәгазь вариантына Казанның барлык районнарында урнашкан күпфункцияле үзәк бүлекләрендә заказ бирергә һәм алырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев