Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хезмәткә һәм оборонага әзер»ме сез? 

Тукай районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла. Тукайлылар бу хәрәкәттә активмы? Аңа кемнәр кушыла ала? Бу хакта без районның ГТО тесты үзәге җитәкчесе Азалия Низамиева белән сөйләштек.

– Азалия Ринатовна, ачыклап китик әле: ГТО бүген ул нәрсә дигән сүз? Узган гасыр башында барлыкка килгән ГТО хәрәкәтен өлкәннәр хәтерләсә дә, яшьләр белеп бетермәскә мөмкин.
– «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (ГТО) – халыкка физик тәрбия бирүнең нигезе. Әлеге хәрәкәтнең максаты – массакүләм спортны җәелдерү. ГТОның 21 нормативтан торган беренче комплексы 1931 елда формалаша. 2014 елдан аның яңа нормативлары һәм күкрәк билгеләре гамәлгә куелды. Билгеләр өчәү: алтын, көмеш һәм бронза. 
– Нормативларны һәркем үти аламы? 
– Әйе, спорт белән даими шөгыльләнгән кешеләр, сәламәтлекләре буенча яраклы булсалар, 6 яшьтән башлап нормативларны үти алалар. Комплекс эчендә сынаулар 11 яшь төркеменә бүлеп билгеләнгән. Әйтик, туристлык күнекмәләрен, төз ату нормаларын 11-59 яшьлекләр тапшыра ала. Самооборона сынавы бары 13-29 яшьлекләр өчен каралган. Бар кеше өчен дә тиешле күнекмәләр бар: йөгерү, алга иелү, мәсәлән. Болар турында тулырак gto.ru сайтында мәгълүмат бирелгән. 
– Нормативлар үтәү өчен районда аерым урыннар бармы? 
– Әйе, район «Спорт мәктәбе» базасында ГТО комплексына тест үткәрү үзәге булдырылды. Тест үзәгенең күчмә комиссияләре эшли, ягъни  авыл җирлекләренә чыгып, график буенча ГТО нормативларын кабул итәбез. Спорт бәйрәмнәре, фестивальләр, ярышлар вакытында да нормативлар үтәү мөмкинлеге бирелә. 
– Алдан заявка бирергә кирәкме?
– Әлбәттә. Заявкаларны түбәндәге телефоннар буенча кабул итәбез: 8 (8552) 70-12-46, 8-986-917-64-82. Ә аңа кадәр gto.ru сайтында теркәлеп, шәхси уникаль номер алырга кирәк була. Нормативлар тапшыру өчен паспорт һәм сәламәт булу турында табиб белешмәсе алып килергә кирәк. Сынауларны үткәннән соң, ГТОның мәгълүмат системасына җыелма беркетмә җибәрелә.
 – Безнең районда ГТО билгесенә ия кешеләр күпме әле? 
– Районда ГТО комплексы нормативларын үтәүгә барлыгы 8 меңнән артык кеше җәлеп ителде. Аларның 3170е алтын, көмеш, бронза билгеләр алды. 
– Һәм төп сорау: ГТО нормативларын тапшыру нәрсә бирә? 
– Әлеге хәрәкәттә катнашу кешегә физик әзерлеген яхшырту, ныгыту мөмкинлеге бирә. Яшьләр өчен аның бонуслары да бар: ГТО билгесенә ия абитуриент югары уку йортына кергәндә аның БДИ нәтиҗәләренә баллар өстәлә. Уку йорты администрациясе карар итсә, ГТО билгесе булган студентка академик стипендия бирелергә мөмкин. 
– Азалия Ринатовна, тукайлылар ГТО тапшыруда активмы? 
– Безнең район ГТО комплексы нормаларын үтәү хәрәкәтенә 2014 елда кушылды. Һәр ел саен аның кышкы һәм җәйге фестивальләре үткәрелә. Анда 6 яшьтән 70 яшькә кадәрге һәм тагын да өлкәнрәк кешеләр катнаша. Алар арасында пенсия яшендәгеләр, дәүләт хезмәтендәге һәм муниципаль хезмәттәге кешеләр, мәктәп укучылары, район үзәк дәваханәсе коллективы, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ хезмәткәрләре аеруча актив. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» хәрәкәтендә катнашучылар тагын да күбрәк булсын иде. Спорт ул сәламәтлекнең нигезе бит. 

/ Фото Азалия Низамиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев