Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кызларга – бүләкләр 

Новотроцкое авылының мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бәйрәм концерты үтте. Әлеге чарага җитәкче ханым һәм туташлар, авыл хуҗалыгында, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү тармагында, районның төрле оешмаларында эшләүче нәфис затлар чакырылган иде. Хатын-кызларны район башлыгы Фаил Камаев котлады.  


–  Хатын-кызлар гаиләдә дә, эштә дә үзләрен үтә җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп үткәрүче җитәкчеләр, хезмәткәрләр итеп күрсәтәләр. Бәйрәм уңаеннан сезгә эшегездә яңа үрләр, гаилә иминлеге, хатын-кыз бәхете һәм сәламәтлек телим, – диде ул. 
 Котлау сүзләреннән соң Фаил Камаев авыл хуҗалыгы, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгы, идарә итү тармакларында эшләүче, район үсешенә зур өлеш кертүче нәфис затларны рәхмәт хатлары, грамоталар, чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләде. 
 Бәйрәм исә популяр эстрада артистлары Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаяновның концерты белән тәмамланды. 
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев