Боерган авылы җирлегендә умарта тотучыларыбыз байтак. Туерада Зөлфәт Гәрәев, Разим Гыйльметдинов, Боерганда Рәеф Гыйльфанов, Рәшит хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм Маннановлар бик яратып, умартачылык эше белән шөгыльләнәләр. Умартачылык – кызыклы һәм мавыктыргыч, әмма бик нечкә, күп тырышлык сорый торган шөгыль.

Бал кортлары күп игътибар һәм сабырлык сорый
Авылыбыз уңганы - умартачы Рәеф Гыйльфанов турында язып китәсем килә. Телеңне йотарлык тәмле балны, авылдашыбыз Рәеф ничек җитештерә икән дип кызыксынып, алар гаиләсенә кунакка бардык. Рәеф үзе, тормыш иптәше Гөлназ, кызлары, оныклары безне якты йөз белән, олы кунаклар кебек каршы алдылар.
Балкып торган йорт - җирләре, гөл- чәчәкләргә күмелгән ихата-бакчаларны шаккатып карадык. Уңганнар да инде үзләре, сөбханАллаһ! Бәрәңге бакчасы артында умарталык урнашкан. Аның тирәсендә юкә агачлары да утыртылган, тәмле үлән дә чәчкәннәр.
«Әлбәттә, бал кортлары күп игътибар таләп итә, бигрәк тә җәй көне, әмма миңа бу эштә тормыш иптәшем һәм балалар булыша. Якын дустым, тырыш, уңган күршем Ингел Хәлимов белән дә киңәшләшәм. Ул миңа һәрчак ярдәм итә. Умартачылыктан зур матди табыш алабыз, дип әйтеп булмый, әмма тормышка җитәрлек. Эш акчада гына да түгел, яраткан эшең белән шөгыльләнү күңелгә рәхәтлек бирә, хезмәт һәрчак шатлык китерә», - ди Рәеф Әхкыяметдин улы Гыйлфанов.
«Умартачы умарта асрау серләренә гомер буе төшенә торгандыр ул, чөнки бер елны туры килгән эш икенче елга ярамаска мөмкин. Һава торышына да күп нәрсә бәйләнгән. Киләсе ел аласы табыш өчен быелдан ук хәстәрен күрергә кирәк. Умарта карауның нечкәлекләре бик күп. Умартачыларның эшләре җәй белән генә дә чикләнми. Аның мәшәкате кышын да җитәрлек», - дип өсти тәҗрибәле умартачы.
Урмартачылык эше белән таныш булмаучылар, бал кортлары чәчәкләрдән нектарны ташый да аннары балны аертып кына аласы дип күз алдына китерәдер. Алай түгел шул. Өстәлеңдә көн саен бал торсын, аны туганнарыңа, таныш-белешкә дә бүлешү өчен, шактый тир түгәргә, җентекле вак эшне зур сабырлык, түземлек белән башкарырга, гомумән, үзләре дә бик тырыш булган әлеге вак җан ияләрен яратырга да кирәк диләр оста умартачылар. Бүгенге көндә кырларда агу, башка төрле химикатларның күп кулланылуы, шулар нәтиҗәсендә бал кортларына зыян килүе турында еш сөйләнелә. Рәефтән мин дә шул турыда кызыксындым.
«Билгеле, кырларга агу сибү бал кортларына бер дә файдага түгел. Яз көне газетада билгеле бер вакытта химикатлар сибелә дип белдерү чыга үзе. Әмма нәкъ менә кайсы кырда эш баруы төгәл язылмый. Менә былтыр гына, Бакчасарай урманына күчерелгән умарталар юкка чыкты, үлделәр. Бик кызганыч инде, кортларны да, аларны карауга куйган үз хезмәтең дә жәл», - ди умартачы.

Умартачылык серләре буыннан-буынга күчсен
Рәеф Әхкыяметдин улының әгәр төп һөнәре умартачылык кына дип уйласагыз, ялгышасыз, ул әле көн саен шәһәргә барып ягулык салу станциясендә дә эшли. Бөтен гомерен кеше сәламәтлеген дәваларга багышлаган, ярдәмчел шәфкать иясе, фельдшер хатыны Гөлназ ханым белән ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер ике оныклары үсеп килә. Оныклары Нурислам умартачылык хезмәтен бик ярата, кызыксына.
«Гаиләдә генә сакланган серләрнең буыннан-буынга тапшырылуы яхшы бит, шул вакытта башкарган эшең тагын да камилләшә бара. Минем умартачылык эшен оныкларым дәвам итәр дип өметләнәм», – ди Рәеф Гыйльфанов.
Умартачылык эше, әлеге файдалы бөҗәкләр, балның дәвалау үзлеге, тәме турында күп сөйләргә була. Анда ачылмаган серләр әле күп. Бал корты эшчән, чиста-пөхтә, намуслы, тынычлык-татулык яратучы сөйкемле бөҗәк. Ул шундый сыйфатларга ия булган хуҗаларны ярата - Рәеф белән Гөлназ кебекләрне.
Флүзә Салимова, Берган авылы
Фото: Флүзә Салимова
Нет комментариев