Татарстанда яңа атна салкынча һава торышы белән башлана
Яңалыклар

Татарстанда яңа атна салкынча һава торышы белән башлана

Дүшәмбе, 19 октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, соңрак төньяк-көнчыгышка күчәчәк. Аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +3…+8 градус булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9…+14 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев