Сәламәтлек

Татарстан табиблары тез буынын робот ярдәмендә алыштырган

Казанда Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе табиблары тез буынын алыштыру буенча роботлаштырылган система ярдәмендә беренче операция үткәргән. Бу хакта «Татар-информ»га медицина учреждениесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Яңа технологияне үзләштерү өчен хастаханәгә Сеченов университеты профессоры Андрей Грицюк килгән. Ул табибларга робот ярдәмендә тез буынын алыштыру операциясен күрсәткән.

Икенче көнне әлеге ысулны хастаханәнең өченче травматология бүлеге табиблары да кулланган. Операцияләр бүлек мөдире Алексей Лобанов җитәкчелегендә башкарылган.


Нет комментариев