Татарстанда бакча, яшелчә бакчасы һәм йорт яны кишәрлекләрендә Сосновский балтырганы үсүен җирне файдаланмау билгеләре исемлегенә кертергә тәкъдим итәләр. Яңа кагыйдәләр 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта җир кишәрлегенең яртысыннан артыгы чүп үләннәре белән капланса, бу аны файдаланмау билгесе булып санала. Росреестр әлеге исемлеккә куркыныч инвазив үсемлекләрне дә өстәргә тәкъдим иткән.
Татарстанның Бакчачылар берлеге рәисе Илья Слесарский сүзләренчә, яңа таләпләрнең максаты — җир хуҗаларын җәзага тарту түгел, ә аларны кишәрлекләрен тәртиптә тотарга һәм куркыныч үсемлекләр таралуга юл куймаска өндәү.
Тиешле үзгәрешләр проекты Россия Хөкүмәте карарына кертелергә мөмкин. Ул федераль норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Нет комментариев