Түбән Камада 2027 елдан электр самокатларын арендага бирүне тулысынча тыярга җыеналар.
Бу тәкъдимне юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хуплаган. Шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә карарны тиешенчә рәсмиләштерергә кирәклеге турында хәбәр итте.
«Комиссия киләсе елдан арендага бирелә торган электр самокатларын куллануны тыю тәкъдимен хуплады. Хәзер бу карарны билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерергә кирәк», – диде Радмир Беляев.
Нет комментариев