Тукай районында исерек килеш руль артына утырган ир-атның «Нива» машинасын конфискацияләгәннәр
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында исерек килеш руль артына утырган ир-атның «Нива» машинасын конфискацияләгәннәр

Тукай район суды исерек хәлдә кабат руль артына утырган Мөслим районында яшәүче 38 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Ул 200 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән, ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Моннан тыш, аның «Нива» автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән.

Суд материалларыннан күренгәнчә, ир-ат моңа кадәр исерек килеш автомобиль йөрткән өчен җаваплылыкка тартылган һәм бер ел да сигез айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шуңа карамастан, ул исерек хәлдә кабат руль артына  утырган.

2026 елның 25 июленә каршы төндә ир-ат «Нива» автомобилендә Яңа поселогы ягына юл тоткан. Тукай районы территориясендәге Чаллы — Водозабор — Яңа поселогы автомобиль юлының тугызынчы чакрымында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Исерек хәлдә булуы ачыкланган йөртүчене машина белән идарә итүдән читләштергәннәр, ә автомобильне махсус стоянкага урнаштырганнар.

Ир-ат судта үз гаебен таныган. Район прокуроры фикерен исәпкә алып, суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән һәм ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. «Нива» автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: Н.Туганов


Нет комментариев