Кенәздә экологик акция узды
Кенәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чиста һәйкәл» экологик акциясен үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты – һәйкәл территориясен чистарту иде.
Бакча инструментлары һәм чүпчар капчыклары белән коралланып, экологик чарада катнашучылар бердәм рәвештә өмәгә чыктылар. Акция барышында алар сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларга багышланган һәйкәлне генә түгел, шулай ук янәшәдәге территорияне дә чистарталар.
«Һәйкәлләрне чисталыкта тоту – Ватаныбызны саклаганда һәлак булган сугышчыларга хөрмәт күрсәтү билгесе ул», – диде акцияне оештыручы Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев