Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кенәз авылының Изге Николай гыйбадәтханәсендә Троица бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм литургиясе узды

Бу 12 төп христиан бәйрәмнәренең берсе. Аны Троица, яки Пятидесятница дип тә атыйлар - Изге Рухның апостолларга мөрәҗәгать итүе истәлегенә куелган. Ул Пасха бәйрәменнән соң 50 көнне була.

Яңа гына чабылган яшел үләннәрнең хуш исе, руханиларның яшел киемнәре, тез чүгеп кылган догалар - барысы да Аллаһының бөек нияте хакында, Гайсәнеә үлемне җиңүе, Аллаһы патшалыгы турында сөйли.

Троица гыйбадәтен чиркәү настоятеле Александр атакай уздырды, аңа хезмәттә өч җырчы рухани ярдәм итте. Бу көнне күпләр Изге Гайсә пәйгамбәргә табындылар. Кешеләрнең йөзендә күтәренке рух, елмаю иде. Дини хезмәт җиңел үтте, бер сулышта.

Литургия тәмамланганнан соң, Александр ата храмга килүчеләрне бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев