Кенәз авыл мәдәният йортында күңелле “Чикләвек Спасы” бәйрәме үткәрелде
Яңалыклар

Кенәз авыл мәдәният йортында күңелле “Чикләвек Спасы” бәйрәме үткәрелде

Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмдә чикләвекләрнең файдалы үзлекләре, августның халык билгеләре турында сөйләделәр. Рус бәйрәмнәрен – чикләвек, бал, Алма Спасын искә алып, катнашучылар рус халык мәдәнияте хакында кызыксынып тыңладылар.

Шулай ук чикләвекләр турында мәкальләр, әйтемнәр һәм әкиятләр искә төшерелде. Рус халык җырларын, шаян такмакларны җырладылар һәм түгәрәкләнеп, әйлән-бәйлән әйләнделәр. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды, кунакларга Спас атрибуты белән сыйлар тәкъдим ителде: чикләвекләр, алмалар һәм алма бәлешләре, хуш исле баллы пряниклар дә күңелләргә хуш килде.

Барысы да канәгать калды. Мәдәният йортыннан чыгып киткәндә, чарада катнашучы һәркем үзе белән бәйрәмнең бер өлешен – яхшы кәеф алды.


Нет комментариев