Кече Шилнә авылында янгын: 26 яшьлек ир-ат коткарылды
Яңалыклар

Кече Шилнә авылында янгын: 26 яшьлек ир-ат коткарылды

Тукай районының Кече Шилнә авылында бер катлы агач йортта янгын чыкты. Төтен белән тулган бинаның эченнән янгын сүндерүчеләр 26 яшьлек ир-атны коткарып, аны хастаханәгә озаткан.

Тукай районының Кече Шилнә авылында бер катлы агач йортта янгын теркәлгән. Янгын нәтиҗәсендә өйдәге мебель һәм түшәмнең бер өлеше зыян күргән, ут каплаган мәйдан якынча 6 квадрат метр булган.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр махсус саклагыч битлек кулланып, төтен белән тулган бинаның эченнән 26 яшьлек ир-атны алып чыкканнар. Зыян күрүче медицина учреждениесенә озатылган.

Билгеле мәгълүматларга таянып, янгын саксыз рәвештә тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Источник: Татар-Информ


Нет комментариев