Казиледә авылдашлар очрашуы үтте
Үткән атнада Кнәз авыл җирлегенә караган Казиле авылында авылдашлар очрашуы үтте. Җыелган барча халыкны шундый күңелле бәйрәм белән авыл старостасы Равил Гәрәев котлады.
Олы, сыйлы табын артына җыелган казилеләр аралашып утырды, хатирәләргә чумды, гаиләләре, эшләре, ирешкән уңышлары белән уртаклашты. Бәйрәмдә әби-бабайларның, урта яшьтәгеләрнең, яшүсмерләрнең дә күп булуы сөендерде. Өлкән буын кешеләре авылның гореф-гадәтләрен саклап яшәүләре һәм киләчәк буынга аларны түкми-чәчми сөйләве - бәйрәм күрке булды. Үткәннәр, хәзерге, киләчәк тормыш турында сүз алып барды казилеләр.
Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре Казиле авылы кешеләре өчен матур концерт программасы әзерләгән иде. Төп авылдашлар, шулай ук ерак араларны якын итеп кайткан кунаклар өчен үзләренең иң матур җырларын Рәзинә Әитова, Тамара Багаева, Валентина Сәгыйдуллина, Мәдинә Сабирова бүләк иттеләр. Кичәне исә Рәзинә Әитова бик оста итеп алып барды. Авылдашлары өчен «Авылым минем» («Деревенька моя») җырын Зөлфия Хәбибуллина башкарды. Күңелгә ятышлы, аерым бер моң белән курайда татар халык җырлары тезмәсен Азамат Аккубеков уйнады. Авыл старостасы Равил Гәрәев авылдашларын бәйрәм белән котлап, «Яран гөл» җырын җырлады. Баянда исә Алексей Шишкин уйнап торды. Үзешчән артистларны халык алкышларга күмде.
Бу көнне халык бергә-бергә күмәк уеннарда да катнашты. Әлеге чара һәрбер кешенең күңелендә матур хатирә булып әле озак сакланыр. Шулай ук бәйрәмне оештыручылар турында да әйтеп үтү мөһим. Наилә Гарипова белән Тамара Багаева чарага кешеләрне чакырды, вакытын-урынын билгеләде. Төп казилеләр исә мондый бәйрәмнәрне еш уздырырга кирәклеген әйтте, дип хәбәр итте безгә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев