Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанның Җиңү паркында сугыш тарихына багышланган аудиогид эшли

Казанның Җиңү паркында 9 Май алдыннан «Җиңү адымнары» исемле аудиогид белән сәяхәт уздырыла, дип хәбәр итә Татар-Информ.

Ул Җиңү стеласы янында башланып, мемориаль комплексның истәлекле нокталары аша уза һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында тәмамлана. Сәяхәт барышында катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында Казанда барган хәрби әзерлек эшләре, Татарстан геройлары һәм аларның батырлыклары турында мәгълүмат ала. Шулай ук Идел буе халыкларының Ватанны саклауга керткән өлеше дә искә алына.

Аудиогидны тыңлау өчен парктагы стендларда урнашкан QR-кодларны сканерларга яки махсус кушымта аша тыңларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев