Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайчан тикшерү киләсен бердәм реестрдан белеп була

2015 елның июленнән дәүләт һәм муниципаль контроль вакытында юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы федераль закон үз көченә кергән иде. Дәүләт күзәтчелеген башкарганда тикшерүләрнең бердәм реестры төзелә. Бу реестр федераль дәүләт мәгълүмат системасы буларак билгеләнә. Тикшерү турындагы мәгълүматны Интернет аша (proverki.gov.ru) белергә була. Анда тикшерүнең номеры, тикшерүче органның...

2015 елның июленнән дәүләт һәм муниципаль контроль вакытында юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы федераль закон үз көченә кергән иде. Дәүләт күзәтчелеген башкарганда тикшерүләрнең бердәм реестры төзелә. Бу реестр федераль дәүләт мәгълүмат системасы буларак билгеләнә. Тикшерү турындагы мәгълүматны Интернет аша (proverki.gov.ru) белергә була. Анда тикшерүнең номеры, тикшерүче органның исеме, башкару вакыты, тикшерү чараларының исемлеге күрсәтелә. Бердәм реестрда планлы һәм планнан тыш тикшерүләрнең барысы да күрсәтелергә тиеш.

Тикшерүләрнең бердәм реестрдагы мәгълүматлар буенча прокуратура мониторинг алып бара. Күзәтчелек органнары анда мәгълүматны кертмәгән очракта яки тикшерү вакыты бозылса (елына ике мәртәбә яки аннан күбрәк), яисә тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат бирелсә, әлеге оешмаларның вазифадагы затларына 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф салына, дип кисәтә район прокуроры ярдәмчесе, 3нче класслы юрист Чулпан Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев