Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карлар эри башлавын күздә тотып, тукайлыларга карларны чистарту кирәклеген искәртәләр

Көтеп алынган яз, ниһаять, килеп җитте. Көннең җылытуы күпфатирлы торак йортларның, мәдәният, мәгариф һәм башка бюджет оешма биналарының түбәләрендә кыш буе җыелган карны чистарту мәсьәләсен тудыра. Бу эшне вакытында башкармасаң, кар түбәдән шуып төшеп, афәткә китерергә мөмкин. Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева әйтүенчә, түбәләрне чистарту буенча балалар бакчасы,...

Көтеп алынган яз, ниһаять, килеп җитте. Көннең җылытуы күпфатирлы торак йортларның, мәдәният, мәгариф һәм башка бюджет оешма биналарының түбәләрендә кыш буе җыелган карны чистарту мәсьәләсен тудыра. Бу эшне вакытында башкармасаң, кар түбәдән шуып төшеп, афәткә китерергә мөмкин. Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева әйтүенчә, түбәләрне чистарту буенча балалар бакчасы, мәдәният йорты мөдирләре, мәктәп директоры белән берлектә киңәшмә узган һәм тиешле эшләр башкарылып килә. Круглое Поле, Кама поселокларында, Иштирәк, Бәтке, Мәләкәс, Биклән авылларында әлеге эшне «Доверие» идарә итү компаниясе башкара. «Бүгенге көнгә безнең карамакта булган барлык авылларда түбәләр кардан һәм боздан чистартылды. Бу эшне без даими алып барабыз, һәрбер авыл җирлегендә махсус кешеләр беркетелгән. Баш инженер һәм участок мастерлары объектларны күзәтеп торалар, куркынычсызлык таләпләре үтәлү өчен шартлар тудыралар», - дип белдерде «Доверие» компаниясе җитәкчесе Вера Игнатьева.

Температураның күтәрелүе һәм карның эри башлавын күздә тотып, барлык бина хуҗаларына, предприятие җитәкчеләренә түбәләрдәге, тротуарлардагы, баскычлардагы карларны, бозларны чистартуны оештырырга, бина янындагы карларны түгәргә кирәклеген искәртәбез. Шулай ук ерганаклар, грунт сулары агардай канауларны, торбаларны да вакытында чистартып торырга кирәклеген дә исегезгә төшерәбез. Ә шәхси йортларда өй түбәсеннән кар катламы кинәт төшмәсен өчен хуҗалар үзләре үк бу эшләрне башкарырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев