Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Камил Нәҗмиев: «Шәһәрдәге кебек уңайлыкларны авыл халкы өчен дә булдырырга!»

Тукай районы авыл җирлекләрендә бәйрәм һәм ял көннәрендә дә төзекләндерү эшләре тукталмый. Район башлыгы Камил Нәҗмиев Новотроицкое авылындагы «Кояшлы» паркында һәм күпфатирлы йортлар янында алып барылган чистарту эшләрен тикшерде.

«Экология иминлеге» милли проекты кысаларында оештырылган санитар икеайлык кысаларында бүгенге көндә төп игътибар җәмәгать урыннарына юнәлтелгән. Новотроицкое авылының «Кояшлы» паркында территорияне чүп-чардан арындыру, эскәмияләрне, чүп савытларын һәм бордюрларны буяу эшләре җәелдерелгән.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, төп максат — җәйге сезонга авыл халкы өчен ял итү урыннарын күркәм һәм уңайлы хәлгә китерү.

Төзекләндерү эшләре ишегалларына да кагыла. Әйтик, Новотроицкоеның Ленин урамындагы 7нче йорт янында инде зур үзгәрешләр күренә: монда үсеп киткән олы агачлар киселгән, территория чистартылган. Алга таба газоннарны тәртипкә китерү һәм яңа коймалар урнаштыру планлаштырыла.

«Безнең максат — шәһәрдәге кебек үк уңайлы шартларны авыл халкы өчен дә тудыру. Ишегаллары чиста, куркынычсыз һәм ямьле булырга тиеш!» — дип ассызыклады Камил Нәҗмиев.

Фотолар Камил Нәҗмиевның МАХ мессенджерындагы шәхси битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев