Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“КамАЗ” артына туры килсәң – сак бар

3 декабрь көнне кичке сәгать 6 тулганда Яр Чаллы - Бәтке юлының дүртенче километрында "ВАЗ-21093" машинасын йөртүче 1966 елгы җәяүлене бәрдерә. Исерек хәлдә булган, юл йөрү кагыйдәсен үтәмичә, юл кырыеннан барган җәяүле күптөрле тән җәрәхәтләре алып ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла. Шул ук көнне 21 сәгать 20 минутта Яр Чаллы...

3 декабрь көнне кичке сәгать 6 тулганда Яр Чаллы - Бәтке юлының дүртенче километрында "ВАЗ-21093" машинасын йөртүче 1966 елгы җәяүлене бәрдерә. Исерек хәлдә булган, юл йөрү кагыйдәсен үтәмичә, юл кырыеннан барган җәяүле күптөрле тән җәрәхәтләре алып ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла.

Шул ук көнне 21 сәгать 20 минутта Яр Чаллы - "Дизелист" бакчачылык ширкәте юлының Белоус чаты янында ярымприцеплы "КамАЗ" машинасы руле артына утырган 1962 елгы йөртүче артка чигенгәндә, күрмичә, "Приора" машинасын бәрә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның 1975 елгы йөртүчесе, 1961 елгы пассажиры тән җәрәхәтләре ала, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария