Калмия авыл китапханәсендә Фәридә Сәхәбиева белән иҗади очрашу узды
Шагыйрә, рәссам, композитор һәм автор – башкаручы, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Фәридә Сәхәбиева.
Калмия авыл китапханәсендә яшь, талантлы «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, рәссам, үзешчән композитор, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева белән иҗади очрашу оештырылды.
Кичәбез автор үзе иҗат иткән шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Авторның күпкырлы иҗаты китап сөюче дусларыбыз күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды.
Фәридә Харис кызы Сәхәбиева иҗаты белән якыннан танышырга теләүчеләр, үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып,бик зур рәхмәтләр әйтеп. сөенеп кайтып киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев