Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмашта “Уңыш серләре” тренингы

18 октябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Альбина Сәйфуллина 2 нче социаль участокка кергән «Калмаш урта мәктәбе» базасында «Уңыш серләре» дип исемләнгән балалар тренингы үткәрде.

Әлеге чарада «Аек ата – ана - бәхетле гаилә» программасы кысаларында 6,7,8 нче сыйныфларда укучы  28 балигъ булмаган  бала катнашты.

Әлеге чараның максаты һәр кешенең уңышлы, уникаль була алуына нигез салу иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару безгә алдыбызга куелган максатлар һәм бурычларны үтәргә, планнарыбызны уңышлы тормышка ашырырга, кыенлыкларны җиңеп чыгарга һәм безне позитивка тартырга ярдәм итә.

Психолог балалар белән игътибар, хәтер, фикерләү өчен гади күнегүләр башкарды. Йогадан гади иртәнге күнегүләр, кул бармаклары өчен гимнастика, “юк” дигән сүзне әйтмәү һәр укучыны энергия белән баетты.

Чара ахырында белгеч балаларга сәламәтлек серләре өчен блокнот ясарга һәм ата-аналар белән бергә уңышка ирешү өчен зарядка ясарга тәкъдим итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев