Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмаш янында төзелергә тиеш булган селекция-генетика үзәген Минзәлә районы Коноваловка авылы янында да төземәскә карар иттеләр

Кама-Бекон» ҖЧҖнең Тукай районының Калмаш авылы янында төзергә дип планлаштырган селекция-генетика үзәген Минзәләгә күчерергә карар ителгән иде. 2015 елның көзендә авыл халкы, төзелешкә каршы булуын белдереп, берничә җыен оештырды. Калмашлылар гына түгел, якын-тирәдәге башка авыллар да төзелешкә каршы чыкты. Минзәләдә яшәүчеләр дә әлеге үзәкне төзүгә каршылыгын белдерде. Үзәк Коноваловка авылы...

Кама-Бекон» ҖЧҖнең Тукай районының Калмаш авылы янында төзергә дип планлаштырган селекция-генетика үзәген Минзәләгә күчерергә карар ителгән иде. 2015 елның көзендә авыл халкы, төзелешкә каршы булуын белдереп, берничә җыен оештырды. Калмашлылар гына түгел, якын-тирәдәге башка авыллар да төзелешкә каршы чыкты.
Минзәләдә яшәүчеләр дә әлеге үзәкне төзүгә каршылыгын белдерде. Үзәк Коноваловка авылы янында төзелергә тиеш иде. 15 җирле депутатның 12се чираттан тыш утырышта селекция үзәге төзүгә каршы тавыш бирде, дип хәбәр итә «Вконтакте»дагы «Экозона-Мензелинск» төркеме.
«Минзәлә» газетасы язганча, бу мәсьәлә дүшәмбе көнне район хакимиятендә үткән киңәшмәдә дә күтәрелгән. «Вентиляция, саклау һәм тиресне утильләштерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы раслаган беркетмәнең үтәлмәве һәм инвесторның Коноваловка халкы һәм район активы белән очрашырга теләмәвенә бәйле рәвештә, әлеге объектны төзү мәсьәләсе яңадан каралмаячак», - дип белдергән район башлыгы Айдар Сәләхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев