Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Сез киләчәккә зур планнар корып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу алдында торасыз. Бүген үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур. Тормыш юллары сезгә киң һәм ачык. Уңышның күп өлеше сезнең үзегездән тора. Мәктәптә алган белемнәрегез әлеге уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга, алда торган җитди сынаулар – дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга ярдәм итсен.
Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын! 
 Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: Тукай җирен, туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз! Хәерле юл сезгә!

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил КАМАЕВ. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев