Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле әтиебез, бабабыз Давлетшин Зөфәр Шәймөхәмәт улына 6 гыйнварда 90 яшь тула

Хөрмәтлебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Әниебез Галия белән әби-бабаларыбызны карап тәрбияләдегез, туганнарны якты йөз белән каршы алып, безгә үрнәк булып яшәдегез. Тәүлегенә 24 сәгать һәм атнасына 7 көн эшләгәч, уңыш үзеннән-үзе килде сиңа, хөрмәткә лаеклы кеше булып яшәдең.

Туган авылыңны, аның кешеләрен зурлап 4 китап яздың, мәктәп төзеттең. Без – кызларың өчен корыч дивар булдың, иркә булып үсәргә бөтен мөмкинлекләрне тудырдың. Син бүген дә тынгы белмисең: оныкларыңның, оныкчыкларыңның уңышлары белән кызыксынасың, төпле киңәшләреңне бирәсең, яшәргә дәрт өстисең. Әтиебез, бабабыз! Сиңа яхшы күтәренке кәеф белән сәламәтлектә безнең белән озак яшәргә язсын! Без сине яратабыз, синең белән горурланабыз!

Кызларың Гөлнар, Гөлфирә, киявең Фаяз, оныкларың Рамис, Гөлгенә, Илнар, Булат, оныкчыкларың Адел, Азалия, Ильвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев