Яңалыклар

Иваново татарлары "Аулак өй"гә чакыра

Чарада яшьләр генә түгел, әбиләр дә катнашачак. 7 апрель көнне Иваново татарлары "Аулак өй"гә чакыра. Чара Иваново милләтләр йортында узачак. Бу хакта Иваново өлкәсенең "Нур" татар яшьләре берлеге хәбәр итә. "Кичәбез җыр-бию һәм такмаклардан тора. Башка аулак өйләрдән аермалы буларак, монда яшьләр генә түгел, әбиләребез дә катнашачак", - диелә хәбәрдә....

Чарада яшьләр генә түгел, әбиләр дә катнашачак.

7 апрель көнне Иваново татарлары "Аулак өй"гә чакыра. Чара Иваново милләтләр йортында узачак.

Бу хакта Иваново өлкәсенең "Нур" татар яшьләре берлеге хәбәр итә.
"Кичәбез җыр-бию һәм такмаклардан тора. Башка аулак өйләрдән аермалы буларак, монда яшьләр генә түгел, әбиләребез дә катнашачак", - диелә хәбәрдә.
Чараны "Мирас" вокаль-театраль студиясе оештыра.


Нет комментариев