Юлларны су агызып китмәсен!
Аппарат киңәшмәсендә Тукай районы башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары Динис Вәлиуллин доклад тотты.
Ул язгы ташуны булдырмау буенча нинди чаралар эшләнелгән, нәрсәләр эшләнәчәк - шул хакта сөйләде.
Җитәкче Татарстан Республикасы региональ автомобиль юлларының су басу куркынычы янаган участокларына аерым тукталды. Тукай районында ул - Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт - Калинино, Яр Чаллы - Сарман - Теләнче-Тамак, М7 «Волга» - Татарстан - Ташкичу - «Яр Чаллы - Сарман», Яр Чаллы - Водозабор - Ильбухтино - Калмия - "Минзәлә - Боерган" юллары. Район башлыгы Камил Нәҗмиев авыл җирлекләре башлыкларына игътибарлы булырга, саклык чараларын алдан ук күрергә боерды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев