Юл билгеләрен игътибарсыз калдырган - авариягә эләккән
18 мартта иртәнге сәгать 7дә Тукай районы территориясендә М-7 «Мәскәү-Уфа» автоюлының 1072 нче чакырымында «Рено Дастер» белән «Лада Гранта» бәрелешә.
18 мартта иртәнге сәгать 7дә Тукай районы территориясендә М-7 «Мәскәү-Уфа» автоюлының 1072 нче чакырымында 70 яшьлек «Рено Дастер» автомобиле йөртүчесе, икенчел юлдан барганда, «юл бир», «уңга хәрәкәт» юл билгеләрен игътибарсыз калдыра һәм 20 яшьлек Чаллы егете идарә иткән «Лада Гранта» машинасы белән бәрелешә.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Илнар Каюмов хәбәр иткәнчә, «Рено» йөртүчесенең машина йөртү стажы 46 ел, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ике календарь елда 1 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, штраф түләнгән. Икенче машина йөртүченең стажы 2 ел, шулай ук ике ел эчендә бер штраф түләнгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче һәм 55 яшьлек пассажир төрле җәрәхәтләр белән Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Өчесе дә куркынычсызлык каешын эләктереп алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев