Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитезлектә, уңганлыкта көч сынаштылар

Яңа поселогында Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында V Спартакиада узды.

Спартакиадада спортның түбәндәге төрләре буенча ярыштылар: волейбол, йөзү, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, чаңгы узышлары, армрестлинг, аркан тарту.

Спартакиада 23 авыл җирлеге һәм районның 17 оешмасы командалары катнашты, барлыгы 600дән артык кеше җитезлектә, уңганлыкта көч сынашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча спорт төрләре буенча шәхси беренчелекләрдә җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Спартакиаданың гомумкоманда беренчелегендә I-V урыннарны алган командалар дипломнар һәм спорт җиһазлары белән бүләкләнде. Авыл җирлекләре арасында җиңүчеләр: 1 урынны Мәләкәс авыл җирлеге, 2 урынны Түбән Суыксу авыл җирлеге, 3 урынны-Әҗмәкәй авыл җирлеге командалары алды. Предприятиеләр һәм оешмалар арасында: 1 урынга  «Чаллы-Бройлер" ҖЧҖе, 2 урынга район администрациясе командасы, 3 урынга “Татарстан коммуналь челтәрләр"ҖЧҖе командалары чыкты.

Спартакиада Тукай районында спортны яратуларын, сәламәт яшәү рәвеше барыннан да өстен икәнлеген тагын бер кат раслады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X